top of page

 

      Татар теле дәресләрендә ИКТ-технологияләрен куллану                                   

                                         Укытучы!

                                         Синең бурыч –күңелләргә сүзләр язу,

                                         Язар өчен алтын сүзләр эзләп табу.

                                         Энҗе Мөэминова

“Укытучы булып туарга кирәк”, - ди халык. Бу сүзләрдә хаклык бардыр шул. Күпме түземлек, сабырлык, тәртип, җыйнаклык, вакытны дөрес бүлә белү һәм тагын бик күп сыйфатларга ия булу кирәк. Балаларны ярату, гомерең буе аларга үрнәк булу, һәм дә алар белән дөрес аралашу – күпме көч таләп итә бу һөнәр кешесеннән. Күп эзләнү, осталыгыңны, белемеңне арттыру да укытучы өчен бик әһәмиятле.

Кеше хезмәте белән табигатьне үзгәртә дип әйтәләр. Ә укытучы хезмәте Кешенең үзен формалаштыруы белән кыйммәтле һәм гүзәл.         

Күренекле язучы Фәнис Яруллин укытучыларга юкка гына “Сез иң гүзәл кеше икәнсез!” – дип әйтмәгән.

Бүгенге көндә 21 нче гасыр укытучысыннан педагогик культура һәм педагогик фикер йөртү таләп ителә. Мәктәпләргә укытучы- универсал кирәк. Аның өстенә укытучы  тәнкыйди фикерләүгә ия булырга тиеш. Заман белән бергә атлыйм дисәң, бер генә адымга да артка калу килешми. Мин шуңа күрә үземнең дәресләремдә ИКТ - технологияләреннән - электрон укыту ярдәмлекләреннән, интернет-ресурслардан киң файдаланам, укучылар белән берлектә эзләнү-тикшерү эшчәнлеген оештырам, белем сыйфатын бәяләү өчен компьютер тестларын кулланам. Компьютер технологияләрен һәр дәрестә актив куллану яхшы нәтиҗәләр бирә, укучы шәхесен һәрьяклы үстерү өчен ярдәм итә. Татар теле һәм әдәбияты буенча программада каралган материалны нәтиҗәле үзләштерүгә мин эшчәнлекнең төрле төрләре аша ирешәм.

Балалар кечкенәдән үк яңа мәгълүмати мохиттә: телевидение, Интернет, компьютер программалары белән аралашып үскән хәзерге шартларда мәгълүмат алуның дәреслек яки укытучы аңлатуы кебек традицион чыганаклары үзләренең элекке әһәмиятен югалта бара, бу исә уку-укыту процессына кызыксынучанлыкны киметүгә китерә. Укытучы мәктәп баласы өчен бердәнбер белем чыганагы булудан туктый. Мондый шартларда «Укытучы + компьютер» тандемын булдыру бик мөһим. Ул уку процессын мавыктыргычрак итә.

Мәгьлүмати-коммуникатив технологияләр кулланып үткәрелгән дәресләр классик укыту системасыннан нык аерыла. Әлеге аерма бигрәк тә укытучының роле үзгәрүдә чагыла: ул инде хәзер төп белем чыганагы түгел, аның вазифасы консультацияләр бирүгә, координацияләүгә кайтып кала. Бу –заманча электрон дәреслекләрдән, виртуаль лабораторияләр, Интернеттан файдалану нәтиҗәсе. Укытучының бурычы – уку материалының эчтәлегенә, балаларның яшь һәм психологик үзенчәлекләренә туры китереп, шулай ук укучыларның компьютер белән ни дәрәҗәдә эш итә белүләренә карап, әлеге чараларны сайлап ала белү.

Хәзерге заман мәктәбендә информацион һәм коммуникацион технологияләр куллану белән бара торган дәресләрдә эш оештыру уку мотивациясенә, бердәм дәүләт имтиханы рәвешендә йомгаклау аттестациясен тапшыруга, олимпиадаларга һәм конкурсларга әзерләнүгә бәйле проблемаларны чишәргә булышалар.

Интернет укытучы һәм укучылар өчен зур мөмкинлекләр ача. Мәгълүматларның гаять тә колачлы һәм һәркем алырлык булуы хәзер инде аларны үзләштерүдән бигрәк, аларда дөрес итеп ориентлаша белүең кирәк. Интернет татар телен мөстәкыйль төстә тирәнтен үзләштерү, проект, тикшеренү эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатында мәгълүмат эзләү өчен ныклы җирлек булып тора.

Интернет челтәре ярдәмендә татар теле фәненнән дидактик материаллар туплау, мәгълүматлар банкы булдыру эшен дә тормышка ашыру мөмкинлеге бар. Һәрбер иҗади эшләүче укытучы үзендә цифрлы укыту ресурслары каталогы һәм коллекциясе булдырырга тиеш. Болар электрон дәреслекләр, төрле дисклар, Интернет-ресурслар, укытучы үзе булдырган презентацияләр, видеофрагментлар, уку фильмнары, флеш-анимацияләр, рәсемнәр коллекциясе, аудиофайллар, музыкаль фрагментлар булырга мөмкин. Аларның барысы да укытучыга дәрес материалын аңлатырга, дәресне аңлаешлы һәм үзенчәлекле итәргә булыша. Мәгълүматлар алу өчен түбәндәге сайтларга мөрәҗәгать итәм:

http://xat.ru – Татар хат алышу хезмәте

http://suzlek.ru – On-line русча-татарча сүзлек

http://belem.ru – Белем алуда татар IT-технологияләре

http://minem.pochta.ru – Татар телендә IT-технологияләргә багышланган сәхифә

http://tugan-tel.at.tt – Татар теле. Шрифтлар һәм IT-технологияләр

http://www.ite.antat.ru – ТР Фәннәр академиясенең Татар энциклопедиясе институты

http://kitapxane.at.tt – Татар телендәге әдәби әсәрләр китапханәсе

http://tatar.com.ru – Татар теле сүзлекләре һәм үзөйрәткечләре

Болардан тыш, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының mon.tatar.ru (Мәгарифне мәгълүматлаштыру – Мәгариф учреждениеләренең Интернет ресурсларыннан файдаланырга рөхсәт алуын оештыру) сайтында «Төп һәм урта (гомуми) белем бирүчеләр өчен Интернет челтәренең мәгариф ресурслары каталогы» урнаштырылган. Әлеге документта барлык фәннәр буенча да мәгариф системасы сайтлары күрсәтелгән.

Компьютер программаларының методик үзенчәлекләре турында кайбер фикерләрне әйтү дә урынлы булыр. Хәзер чыгарылган программалар укучыларның индивидуаль мөстәкыйль эшен оештыру өчен хезмәт итә. Алар аерым тема буенча теоретик материал һәм демонстрациядән тора. Кайбер версияләрдә виртуаль тест үтәргә мөмкин. Ләкин кайбер демонстрацион материалларны искә алмаганда, күпчелек программаның теоретик бүлекләрен дәрестә файдалану бик катлаулы. Яңа теманы аңлатканда укытучының сыйныф белән шәхси элемтәсе булу бик әһәмиятле. Бу максатта уңайлы һәм җыйнак белешмәлекләр белән тулыландырылган күнегү тренажерлары кызыклы. Компьютер программалары дәреслектәге материалны кабатларга тиеш түгел. Алар өйрәнгән теманы ныгыту өчен ярдәм итә һәм укучыларның мөстәкыйльлеген үстерү, дәрескә кызыксыну уяту чарасы буларак кулланыла.

Хәзер компьютер программалары бик күп, алар укытучының эшен җиңеләйтә, укучылар белән аерым шөгыльләнергә мөмкинлек бирә. Әмма мондый программаларны кулланганда кайбер проблемалар да килеп туа. Беренчедән, төрле фәннәрдән дәресләрне күбесенчә компьютер классында үткәрергә мөмкинлек юк, барлык кабинетлар да заманча техника белән җиһазландырылмаган. Икенчедән, программа әйбәтрәк булган саен, укытучы аны тулырак файдаланырга тели, шуңа күрә дәрес компьютер программасын куллану өчен үткәрелгән кебек була. Укытучы, беренче чиратта, дәреснең төп максатын билгеләргә тиеш. Компьютер укытучының җанлы сөйләмен алмаштыра алмый, моны һәрвакыт истә тотарга кирәк.

Шуңа күрә, сыйфатлы белем бирү һәм алган бе­лем-күнекмәләрне камилләштерү өчен, информацион һәм коммуникацион технологияләрне дәрестә системалы һәм урынлы файда­лану зур әһәмияткә ия. Әлеге технологияләр укучыларның дөньяны танып белү мөмкинлекләрен, акыл эшчәнлеге мөстәкыйльлеген үстерүгә ярдәм итәләр, дәрес­нең эчтәлеген баеталар, аны уздыру темпын тизләтәләр, татар телен өйрәнүгә кызыксыну уяталар, активлыкны арттыралар.

 

Счётчик:
bottom of page